• Новости

    Солдатка

    Солдатка

     

    Язның йомшак җиле булып,

    Таңның нурлы кояшыдай –

    Кайт син туган якларыңа,

    Саклап йөртсен сине Ходай.

     

    Янәшәңдә чын дусларың

    Җилкә куйсын кирәк чакта.

    Батырлыгың онытылмас,

    Җырлар бүген синең хакта.

     

    Тугайларда моң агыла –

    Сайрыйлар кошлар көнозын.

    Туган якның һәр тарафы

    Сагынып көтә батыр улын.

     

    Резедә Шәмсуллина, 

    апрель 2024 ел









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться